Академия турында
Бәйләнешкә керү өчен телефон
+7 (843) 221-81-81
«Татнефть» ГАҖнең
кайнар линия хезмәте
8-800-100-4-112
Безнең белән бәйләнешкә керү

Академия турында

/
Академия турында
Ю.И. Моисеев исемендәге Ак Барс Хоккей академиясе 2017 елның гыйнвар аенда оеша. Бүгенге көндә Академия: «Ак Барс» (Казан) МБҺЯМ, «Нефтяник» МБҺЯМ (Әлмәт) һәм «Динамо» МБҺЯМ (Казан) балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрен берләштерә. 1300 дән артык яшь хоккеист «Ак Барс» Академиясендә шөгыльләнә.

Академиянең эшчәнлеге яшь хоккеистларда һәрьяклы үсеш булдыруга юнәлтелгән: яшь уенчыларның техник күнекмәләрен генә үстереп калмыйча, шәхесне физик, психологик һәм иҗтимагый яклардан да тулы гармониядә тәрбияләү күз уңында тотыла.

Максат һәм бурычлар:

    1. Хоккейны популярлаштыру, физик культураны үстерү һәм җәмгыятьнең сәламәтлеген ныгыту.
    2. Хоккейның сыйфатын һәм тамаша чарасы буларак күркәмлеген арттыру, тамашачыларны һәм җанатарларны күбрәк җәлеп итү, ТРнда булган спорт төрләреннән эффектив куллануны тәэмин итү.
    3. Яшь уенчыларга карьера үсешен тәэмин итә торган хоккей системасын булдыру: Россиянең балалар спорт мәктәпләреннән алып профессиональ һәм җыелма командаларга кадәр.
    4. Төрле яшьләрдәге уенчыларның сәламәтлеген ныгыту һәм саклауга юнәлтелгән куркынычсызлыкның югары стандартлары белән тәэмин итү.
    5. Хоккейның сыйфатын арттыру өчен фәнни-методик, медик һәм биологик эшләнмәләрне гамәлгә кертү һәм куллану.
    6. Дөньякүләм таләпләргә туры килгән һөнәри үсеш системасын булдыру, тренерларда һәм менеджерларда заман белән бергә үсү теләге уяту.

Эш юнәлеше:

    • 5 яшьтән 17 яшькә кадәр булган хоккеистларда белем һәм күнекмәләр булдыруда алдынгы фәнни алымнар куллану программасы.
    • Балалар һәм яшүсмерләр хоккее, һәвәскәр командалар, профессиональ клублар өчен тренерлар әзерләү программасы.
    • Спорт өлкәсендә эшләүче менеджерлар әзерләү программасы.
    • Балалар өчен халыкара дәрәҗәдәге хоккей лагерьлары үткәрү программасы.
    • Фәнни-методик мәгълүмат, видеолар һәм антидопинг материалларын һ.б. үз эченә алган бердәм мәгълүмати портал белән тәэмин итү.
    • Хоккей өлкәсендә фәнни-методик эшләнмәләр үткәрү программасы.
    • Халыкара спорт һәм белем бирү оешмалары белән мөнәсәбәтләр урнаштыру һәм үстерү.