Мәкаләләр
Бәйләнешкә керү өчен телефон
+7 (843) 221-81-81
«Татнефть» ГАҖнең
кайнар линия хезмәте
8-800-100-4-112
Безнең белән бәйләнешкә керү

Мәкаләләр

/ /
Чит ил уенчыларына, эш алымнарына булган кытлыкны бетерү юлында

Чит ил уенчыларына, эш алымнарына булган кытлыкны бетерү юлында

Импортозамещение в отечественном хоккее
Горский В., Швед С., Паршин Д. Чит ил уенчыларына булган кытлыкны бетерү юлында

31.05.2015

Россия хоккей дөньясына үтеп кергән чит илнең популяр тенденцияләренең (балалар хоккее, КХЛ, РХФ хоккей командаларына) уңай йогынтысы белән бергә, тискәре йогынтысы да килеп керә. Әлеге  мәкаләне дә шул турыдагы борчылулар,  уйланулар язарга этәрде.
Халык телендә киң кулланылышта булган, ләкин мәгънәләренә хаталы аңлатма бирелергә мөмкин булган төшенчәләрдән башларга кирәк: «милли хоккей фәлсәфәсе», «милли хоккей системасы» һәм «милли хоккей стиле».

Милли      хоккей фәлсәфәсе – илгә нинди хоккей, ил эчендә һәм халыкара хоккей дөньясында нинди нәтиҗәләргә ирешү мөһим, бу нәтиҗәләргә ничек һәм нинди юллар белән ирешергә мөмкин булуын фаразларга ярдәм итә торган бердәм принциплар, методлар, карашлар системасы.
Милли хоккей системасы – алда куелган бурычларны чишүгә юнәлтелгән оештыру, идарә, спорт һәм башка компонентларның күплеге.
Милли хоккей стиле – милли хоккей системасында булган спорт чаралары һәм этәргечләрнең көче.  Ягъни, оптимизацияләү бурычын гамәлгә ашырырга ярдәм итә торган спорт чаралары. Милли хоккей стиле бердәм һәм билгеләнгән юнәлешкә ирешү юлында уенның заманча тактик вариантларының киң спектрын, бер-берсен тулыландыра торган уен системаларын билгели. Ләкин милли хоккей стиле һәр команда өчен бертөрле уен моделен булдыруга каршы. Шулай ук милли хоккей стиле эчтәлегенә уенчыларның модель системаларын булдыру да керә.

Әгәр теге яки бу ил хоккей дөньясында уңышларга ирешергә теләсә, ул түбәндәге схема буенча эшләргә тиеш: милли         фәлсәфә – милли система – милли стиль.

Эффектив вертикаль төзүдә ике шартны үтәү зарур:

  • хоккей мәктәбенең милли менталитетына, гореф-гадәтләренә, психологиясенә, милли системаның көчле якларына нигезләнү;
  • хоккей үсешен билгели торган заманча һәм перспективалы үсеш тенденцияләренә нигезләнү. 

Хоккей алга киткән СССР, Канада, Швеция кебек илләрдә мондый төр вертикаль күптән төзелгән була:  фәлсәфә – система – стиль.
Мәсәлән, СССР чорында, заманы өчен иң көчле саналган хоккей уены системасы төзелә.  Нәкъ әлеге система дөньяда беренчелекне озак еллар тотарга ярдәм итә. Объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында, бүген безнең хоккейда фәлсәфә дә, система да, стиль дә юк һәм шуңа күрә, без хоккейдагы беренчелегебезне югалттык. Хәзер без хоккейны үстерү, дөнья аренасына чыгару өчен төрле юллар, алымнар эзләү белән мәшгуль. Бүгенге көндә иң җиңел юл – чит илләр эшләп чыгарган системаны сатып алу һәм шуны гамәлгә кертү. Иң беренче чиратта, барлык игътибар ике хоккей дәүләтенә – Швеция/Финляндия һәм Төньяк Америка, шулай ук – канада, швеция, америка һәм фин системаларына юнәлтелгән.
Чит ил системасы безнең хоккейга туры килерме, үсешкә китерерме?

Бу сорауга җавапны читтән эзләргә кирәк түгел, үзебезнең илдә булган хоккей тарихына әйләнеп кайтып карау да җитә.
Тарасов, Чернышёв, Егоров хоккей системасын һәм стилен барлыкка китерүдә чит ил тәҗрибәсен кулланганмы? Әлбәттә. Ләкин алар тулысы белән күчермәгәннәр, иҗади якын килеп, үзебезнең хоккейга җайлаштырып, халык менталитетына, гореф-гадәтләргә, психологиягә, мәдәнияткә туры китереп үзләштергәннәр.
Бүгенге көндә исә, тәҗрибәсез һәм белемсез җитәкчеләр, тренерлар чит илдән сатып алынган эш методларын, алымнарын турыдан-туры күчереп кулланырга тырышалар, ләкин югары нәтиҗәләргә ирешү барып чыкмый. Чит илдән алынган бик күп әдәбият тәрҗемә ителде, өйрәнелде ләкин уңыш һаман елмаймый. 

Бүгенге көндә галимнәр, хоккей җитәкчелеге йөз тоткан швеция хоккее да безнең системага туры килми. Шуны истә тотарга кирәк: уңышка ирешергә теләсәк, үз хоккей системабызны булдырырга кирәк. Чит илдән сатып алынган түбән дәрәҗәле ярдәмлекләр безгә ярдәм итмәячәк. Мисал итеп, чит ил спортчыларын, технологияләрен һәм белгечләрен сатып алуга бик күп акчалар тотылган футбол, биатлон, баскетбол кебек өлкәләрне китерү дә җитә. Тотылган акчалар бик күп, ләкин уңышлар сөендерми.

90 елларда үзебезнең эш алымнарын кулланылмыйча, чехларның эш алымнары, методлары кулланыла. Бу  алым ярдәмендә динамо хоккее үсеш ала. Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк, бүгенге көндә тренерлык эшчәнлеген алып бара торган остазләрның күбесе әлеге клуб уенчылары.   ЦСКА, "Крылья Советов", "Спартак" клублары да әлеге традицияләр ярдәме белән яши ул вакытта.

Ул вакытта уңышлы эшчәнлек алып барган мәктәпләр арасыннан,  Чиләбе, Магнитогорск һәм Усть-Каменогорск шәһәрләрен берләштергән Көньяк Урал мәктәбен атарга кирәк.   Әлеге мәктәп Россия хоккее өчен тренерларны, уенчыларны күпләп биргән мәктәп. Мәктәпнең уен системасы динамо һәм гади совет хоккее арасында торган арадаш урынны били торган була.
Бүгенге көндә КХЛга бик күп акчалар кертелә, хоккеистларның уен сыйфаты арта, Россиягә тренерлар буларак, НХЛ һәм Европага киткән, беренче буын хоккеислар кайтты һәм кайта. Аларның барысы да бүгенге хоккей үсеше  системасына үз өлешен кертмәкче, үз уен тәҗрибәләреннән чыгып, алымнар кулланмакчы. Ләкин әлеге методикалар һәм алымнар эшләми. Уңышлы технологияләр һәм методикаларны кайдан, ничек юнәтергә?

Тарихка әйләнеп карасак, кайчандыр Россиядә, Швециядә, Финляндия һәм АКШта алкалы хоккей турында ишетеп тә белмәгәннәр, ләкин бүгенге көндә бу илләр беренчелекне бирмәскә тырышалар. 

СССР, Канада, Швеция кебек илләр төрле елларда үзләренең үсеш стратегияләрен гамәлгә ашырганнар. Бу стратегияләрнең нигезендә гореф-гадәтләр, шәхси эш алымнары салынган була. Кайбер очракларда сүз махсус программалар, комплекслар системасы, фәлсәфә турында бара. Әлеге мәктәпләр үз милли стильләрен булдыру белән шөгыльләнгәннәр.
АКШ һәм Финляндия хоккей системасы — бу башка дөнья һәм үрнәк система. Әлеге илләр башка ил мәктәпләре системаларының уңышлы якларын алып, үз илләренең милли гореф-гадәтләренә, менталитетына яраклаштырып, үз системаларын булдырган дәүләтләр.

Швейцария, Германия, Норвегия, Латвия, Беларусия кебек илләр чит илләрнең тәҗрибәсен үз шартларына турып китереп, җайлаштырып күчерәләр.
Бу системаларның кайсысы уңышлы соң? Милли хоккей үсеше программасы нинди булырга тиеш? Бу турыда бик күпләп әңгәмә корырга,  төрле илләрнең программаларына астөшермәләр дә китерергә мөмкин. Иң мөһиме, әлеге системаларның төзелешен аңлау кирәк.

Иң беренче чиратта, милли хоккейның вертикален төзү зарур. Астан – өскә һәм горизонталь торышын билгеләү кирәк. Ягъни, махсус хоккей үзәкләреннән алып, урындагы вәкиллекләргә кадәр, төгәл таләпләрен һәм бурычларын чагылдырган хоккей системасы кирәк. Әлеге система бердәм методикага һәм укыту материалына ия булган, фәнни, белем бирү, медицина һәм хоккей үсеше өчен кирәк булган башка өлкәләрне үзенә берләштергән тулы бер комплекс хасил итәргә тиеш. Анализ һәм статистика системасы ярдәмендә  уенны контрольдә тоту. Әлеге система халык өчен ачык, гадел һәм уңайлы булырга тиеш.

Алда әйтелгәннәрдән чыгып карасак, АКШ хоккее америка программасының бер өлешен генә тәшкил итә. Хоккей системасы, хоккей тармагы – киң мәгънәле төшенчәләрнең берсе. Ул үзара горизонталь һәм вертикаль бәйләнештә торган балалар волонтеры-тренерыннан башланып китеп, җыелма команда яки НХЛ клубы уенчылары, тренерлары белән тәмамлана.
Уен фәлсәфәсе нигезендә ята торган принциплар, стратегия, методикалар хоккей системасында бердәм булырга тиеш. Моннан тыш, логик эзлеклелектә торган, бер-берсе белән бәйле булган, берсен-берсе дәвам итә торган дәрәҗәләрдән, баскычлардан, ярыш төрләреннән, һөнәри һәм яшь үзенчәлекләреннән, куелган максатлардан торган бәйләнештән дә торырга тиеш.
Канаданың балалар, яшүсмерләр һәм студентлар лигасы тарихын искә алсак, әлеге система зур хоккей дөньясының бер өлешен алып тора. Әлеге системаның башында НХЛ тора.
Милли хоккей системасын үстерү һәм модернизацияләү тарихында   түбәндәге үрнәкләрнең булуы мәгълүм.

1. Швеция. Томм Бустед программасы http://www.nhl.com/ice/news.htm?id=598251. 2002 елда булып узган Олимпия уеннарыннан соң, һәм яшүсмерләр командасы очраган уңышсызлыклардан соң, 120 дән артык белгечтән, уңышлы чыгыш ясаучы уенчылардан торган түгәрәк өстәл җыела. Бу чарада катнашучылар иң яшь уенчыларның үсеш аспектларыннан алып, милли җыелма команда очраган уңышсызлыкларны анализлыйлар һәм кризистан чыгу юлларын тәкъдим итәләр. Ул вакытта әлеге процессны контрольдә тоту Федерациягә йөкләнә.
Түгәрәк өстәлнең нәтиҗәләре үзен озак көттерми, бүгенге көндә Швеция  хоккей командасы уңышлы чыгыш ясаучы командалар арасында тора. Швед уенчысы дигән төшенчә астында – чит илләрне кабатламыйча һәм күчермичә, милли стиль нигезендә барлыкка килгән сыйфат күрсәткече.  
Шулай ук, уңышлы мисал итеп, бертуган Сединнар методын китерергә мөмкин. Алар үзлекләреннән бортка, почмакларга тотынып уйнарга өйрәнәләр.
Үсешне билгели торган программаның нигезендә милли уен стратегиясен, тактикасын яңарту тора. Бу үз чиратында, милли стиль тарихына, дөньякүләм хоккей тенденцияләренә барып тоташа. Милли программаның төп фәнни-методик нәтиҗәләре ачык кулланылышта, алар белән алдагы астөшермәгә кереп  танышырга мөмкин:  http://www.swehockey.se/Hockeyakademin/ 

2. Финляндия. Горан Страбб (Европа буенча таралган скаутларның НХЛ директоры) әлеге илнең хоккей системасы турында бик күп яза:  http://www.thehockeynews.com/blog/why-finland-is-producing-more-elite-prospects-than-ever/. Финнар хоккейдагы уңыш серләрен ачып салу ягында түгел, алар фикернчә, әйтелеп бетелмәгән серлелек – уңышның беренче баскычы.
Финляндиядә, уңышлы эшләп килә торган, Олимпия координация үзәге барлыгын да билгеләп үтәргә кирәк. Финляндиянең Хоккей федерациясе сайтында методик бүлек урын алган:  http://www.finhockey.fi/koulutus/ 
Фин программасы һәм аның нигезендә барлыкка килгән милли уен стиле турында сөйләгән вакытта, Төньяк Америкада һәм Финляндиядә эшләп килүче Совет тренерларның  эш методикасы кушылмасы турында да әйтеп китми мөмкин түгел. Безнең ил тренерларын, Финляндия хөкүмәте, финнарны “хоккей тренеры” дигән һөнәр белән таныштыру өчен чакыра торган була. Бердәнбер искәрмә буларак, Юрзиновны чакыруны атарга кирәк. Аны финнар, Финляндиядә хоккей формалашып беткәннән соң, тренерларның тренеры дип үзләренә алалар. Чит илләрдән алынган барлык эш алымнарын да финннар фин дәүләте системасына,  80 елларның менталитетына җайлаштырып, хоккейда милли фин стилен, фин уен системасын саклап, гамәлгә кертәләр. Әлеге система бүгенге көндә дә милли институт нигезендә үсә.

3. АКШ. Уенчыларның милли үсеш программасы: http://www.usantdp.com/ 
Тренерларның милли үсеш программасы: http://www.usahockey.com/coaches Энн-Арбор шәһәрендә милли хоккей үзәге булдырыла, бу үзәк АКШ җыелма командаларын үстерү мәсьәләләрен чишү өлкәсендә фәнни-методик эшчәнлек алап бара.

4. Канада. Милли хоккей үсешенең комплекслы программасы:  http://www.hockeycanada.ca/en-ca/hockey-programs.aspx 
Программа чынлап та комплекслы, ул хоккейның төрле аспектларын яктыртуны үз эченә ала: балалар хоккее,  югары лига, НХЛда уйный торган өлкәннәр хоккее, тренерлар, судьялар эшчәнлеге.
Милли хоккей үзәкләре Калгари һәм Торонто шәһәрләрендә дә бар.
АКШта хоккей үсеше программасы 2000 еллар чигендә төзелә, Канадада 70 елларда ук мондый программа эшли башлый. Әлеге ике программа совет хоккее белән очраша һәм әлеге бәйләнеш вакытында, үзләренең хәзинәсенә уңышлы якларны безнең системадан сайлап алалар.  Кыска вакыт аралыгында ике ил дә программа төзүгә ирешәләр.
Иң мөһиме, әлеге программаның нигезенә СССРдагы хоккей системасы алына. Алар безнең системаны ныклап өйрәнәләр, эшкәртәләр, үз илләренә, хуҗалыгына, милли менталитетына, хоккей фәлсәфәсенә, уен стиленә туры китереп үзләштерәләр.

Бүгенге көндә бу илләр иң көчле хоккей үзәге дигән исемне югалтмыйлар. Әлеге илләрдә генә хоккей фәне, теориясе, методикасы камил рәвештә үсеш алган, үрнәк буларак, методик кулланмаларда теркәлгән. Ике илнең программасында да бер үк төрле хоккей фәлсәфәсе урын ала, әйтеп үтәргә кирәк, мондый фәлсәфә бүгенге көндә безнең ил белгечләре тарафыннан көлке объекты буларак кабул ителә. 
Бүген безгә нишләргә соң? Барысын да чит илдән сатып алыргамы? Яки меңләгән чит ил галимнәрен җыеп, Россия хоккеен төзү системасын уйлап табаргамы? Билгеле, бу – утопия!
Хоккей системасын төзү, яңарту, кием сатып алу белән бер түгел. Канада, Финляндия, Швейцария, Германия, Италия кебек илләр дә бөек совет хоккееннан тулысы белән бернәсәне дә алмаганнар, үз илләре, үз системалары кысаларында, үзләренә туры килгәннәрне генә кабул итәләр.

Бүген, бөтен методик кулланмаларны, программаларны, уенчыларны, тренерларны сатып алу мөмкинлеге бар, ләкин бүгенге беркемнең дә бөек совет хоккеен кабатлый алганы юк.  Спортсменнар телендә кешенекен кабатлама,  үзеңнекен төзе дигән кагыйдә яши. 

Бүгенге көндә Швейцария, Германия, Австрия, Италия кебек илләрдә Канададан килгән тренерлар эшли, ләкин әлеге илләрнең берсе дә Канада уңышын кабатлый алмый.
Хоккей дөньясында уңышка ирешергә теләсәк, барысын да яңадан төзи башларга кирәк. Яңарыш нигезендә  балалар һәм яшүсмерләр спорты ята.  Ягъни, иң беренче эш итеп, балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерергә кирәк.

Җиңел юл, акча кертү юлы белән бармыйча, сабырлыкны җыеп, үзебезнең уенчыларны тәрбиялүне алга алырга, уңай нәтиҗәләргә ирешергә кирәк. Бары бу очракта гына җиңү уңышларына ирешә, җанатарларны сөендерә алачакбыз.

Соңгы мәкаләләр
Хоккей академияләрендә фәнни-методик эшне оештыру Организация научно-методической работы в Академиях хоккея
Захаркин И.В., Горский В.Е. Хоккей академияләрендә фәнни-методик эшне оештыру
РФндә балалар һәм яшүсмерләр хоккее системасы үсеше Развитие системы детско-юношеского хоккея в РФ
Горский В.Е. Россиядә балалар һәм яшүсмерләр хоккее системасы үсеше
Чит ил уенчыларына, эш алымнарына булган кытлыкны бетерү юлында Импортозамещение в отечественном хоккее
Горский В., Швед С., Паршин Д. Чит ил уенчыларына булган кытлыкны бетерү юлында