Мәкаләләр
Бәйләнешкә керү өчен телефон
+7 (843) 221-81-81
«Татнефть» ГАҖнең
кайнар линия хезмәте
8-800-100-4-112
Безнең белән бәйләнешкә керү

Мәкаләләр

/ /
Хоккей академияләрендә фәнни-методик эшне оештыру

Хоккей академияләрендә фәнни-методик эшне оештыру

Организация научно-методической работы в Академиях хоккея
Захаркин И.В., Горский В.Е. Хоккей академияләрендә фәнни-методик эшне оештыру

25.03.2017 ел

Соңгы елларда Россиядә Хоккей акдемияләре күпләп ачыла. Бер яктан караганда, Россиядә хоккейга булган мөнәсәбәтне күрсәтү, КХЛ һәм Россия җыелма командаларына уенчылар тәрбияләү өчен менә дигән чара. Икенче яктан караганда, эшләп килә торган Хоккей академияләренең эш, тренировкалар алып бару рәвеше, норматив һәм методик таләпләргә туры килмәвен күрсәтә. Бу Академияләрнең исемнәре җисемнәренә туры килмәве турында сөйли.

Безнең мәкалә Хоккей академияләрендә алып барыла торган эшнең фәнни-методик нигезле булуын дәлилләүне күз уңында тота.

Безнең фикеребезчә, Академия үз принципларына ия оешма булырга тиеш:

  • Фәнни-методик нигезле фәнни һәм гамәли тикшеренүләр үткәрү. Аларны гамәлдә кулланып, укыту һәм тренировка процессына кертеп җибәрү.
  •  Хоккей уенына сәләтләре булган, 16 яшьлек хоккейчыларны Академия командаларына туплау. Академиядән читтә урнашкан спорт мәктәпләреннән яки РФ башка төбәкләреннән  чакыру.
  • Академия һәм аннан читтә урнашкан хоккей мәктәпләре өчен тренерлар әзерләү.

Академия алда саналып киткән принципларны үтәмәсә, БһЯСМ дәрәҗәсен алырга гына хаклы.

Академия эшчәнлеге ике төрле оештырылырга мөмкин:

  1. Академия составына БһЯСМләренә килгән 5-6 яшьлек малайлар һәм 16 яшьләре тулган, хоккей уенына осталыклары булган, сайлап алынган егетләр төркемнәре  керә.
  2. Академия составына БһЯСМләр кертелмичә, 16 яшьләре тулган, хоккей уенына осталыклары булган, сайлап алынган егетләр төркемнәре  керә.

Академияләрнең оешу нигезендә нинди алым ятуга карамастан, ул урындагы БһЯСМләрендә эшләүче тренерларның һөнәри белем дәрәҗәләрен күтәрү белән дә шөгыльләнергә тиеш. Шушы максаттан чыгып, Академиядә хоккейчыларны профессиональ яктан югары дәрәҗәдә әзерләү өчен вертикаль интегратив структура булдырыла:

  • Академиядә эшләп чыгарылган методлар һәм эшләнмәләр нигезендә, БһЯСМләрендә шөгыльләнгән балаларның дәрәҗәсен билгеләү өчен, тестирование үткәрелә. Әлеге тестирование нигезендә сайлап алынган төркемнәр һәм 16 яшьтән өлкәнрәкләрдән торган командалар  төзелә.
  • Академиядә эшләнгән сайлап алу критерияләре нигезендә, РФнең башка төбәкләреннән уенчылар сайлап алу һәм аларны Академия төркемнәренә һәм командаларына чакыру эше оештырыла.
  • Академиягә кабул ителгән уенчылар МХЛ, ЮХЛ, КХЛ клублары һәм командалары өчен әзерләнә.

Алда саналган эш төрләрен гамәлгә ашыру өчен, балаларның хоккей уйный башлауларының беренче көннәреннән алып, тренерлар һәрбер яшь уенчы турында материал туплый башларга тиеш.  Академиядә оештырылган, махсус сайлап алынган уенчылар тупланган төркемнәргә, уенчылар кабул иткән вакытта, аның инде уенчы паспорты әзер була. Уенчы паспорты үз эченә: тренерларның  бәяләмәләрен, уен барышындагы эффектив күрсәткечләрен, тест нәтиҗәләрен, медицинага белгечләре күзәтүләрен, психологик тест, физиологик һәм биохимик тикшернү нәтиҗәләрен үз эченә ала. Шул рәвешле, Академиядә шөгыльләнә торган һәр балага аерым паспорт төзелә.  Әлеге паспорт сәләтле уенчыларны сайлап алырга һәм яшь уенчының спорт өлкәсендә ирешәчәк уңышларын алдан фаразларга ярдәм итәчәк.

Шулай итеп, өлкән төркемнәргә, югары һөнәри күрсәткечләргә ия, хоккей өлкәсендә киләчәге өметле булган, иң яхшы уенчылар гына сайлап алына.

Нәрсә соң ул Академия? Бер яктан, Академия ул – спорт өлкәсенә караган белемнәр бирә торган һәм яшь уенчыларның осталыкларын камилләштерә торган уку йорты. Икенче яктан, физик культура һәм спорт өлкәсендә эшләү өчен, профессиональ белгечләр әзерли торган уку йорты. Моннан тыш, Академиядә укучы спортчы һәр яктан да үсеш алырга, мәдәни ягын камилләштерергә һәм патриотик тәрбия алырга тиеш.

Без исә, Академиянең спорт белән бәйле бирелә торган белемнәр системасына тукталырбыз. Академиядә уку барышында хоккейчы хоккей турында бик күп нәзари, гамәли белемнәр һәм күнекмәләр ала. Яшь хоккейчыларның үсеше өчен тренерлар галимнәр (медиклар, физиологлар, биохимиклар, психологлар, педагоглар) белән берлектә эшлиләр. Мондый эш алымы тренировкаларны һәрбер балага якын килеп оештырырга мөмкинлек бирә.

Академиядә яшь хоккеистның осталык үсешен билгеләү түбәндәге схема буенча алып барыла:

  • Тестирование.
  • Югары үсеш һәм координация мөмкинлекләрен үз эченә алган гомуми әзерлек.
  • Җитешсезлекләрне бетерү өчен күнегүләр.
  • Хоккеистның барлык техник һәм тактик  хәрәкәтләрен (шәхси, төркемдәге, звенодагы, командадагы) камилләштерү өчен махсус әзерлек үтү.
  • Уен барышында килеп туган кыенлыкларны, көтелмәгән мәсьәләләрне хәл итү, тискәре эмоцияләрне, хис-кичерешләрне үзеңдә тотып калып, толерант юл сайлап, команданың үз алдына куйган максатына тугры калып, команда белән берлектә, уңышлы һәм нәтиҗәле уен күрсәтүгә зур урын бирелә.
  • Спортсеменның ялына, туклануына, эчемлекләр кабул итүенә дә мөһим урын бирелә.

Шәхси әзерлек вакытында эшнең эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт булырга тиеш:

  • Барлык күрсәткечләр буенча да хоккейчының әзер булуы.
  • Юнәлешнең эчтәлеге.
  • Методология.
  • Мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнгән вакытта, күнекмәләргә диагностика үткәрү һәм аларның системалы планын төзү.
  • Менталь әзерлек.
  • Ял итү.
  • Туклану.

Шулай итеп, уенчының шәхси әзерлек моделе төзелә: 

  • Тестирование (диагностика).
  • Мәсьәләләр интерпретациясе.
  • Уенчының профиле (паспорты).
  • Шәхси тренировканы планлаштыру.
  • Күнекмәләр алу шөгыле.
  • Диагностика һәм чагыштыру.
  • Күнекмәләр дәресләренә төзәтмәләр кертү.

Яшь хоккейчыны төп профессиональ эшчәнлеккә әзерләү – спорт чаралары системасыннан гыйбарәт. Иң мөһим чараларның берсе – күнекмәләр алу процессы. Алынган күнекмәләрне тренерлар анализларга тиеш. Күнекмәләр боз өстендә генә алынып калмыйча, җир өстендә дә алынырга тиеш, бу исә, үз чиратында, уенчының физик сыйфатлары үсешенә уңай йогынты ясый.

Уенчыларның үсешенә ирешү өчен, ярыш элементларын куллану, көндәш командалар белән уйнау уңай нәтиҗәләр бирә.

Хоккейчының әзерлек дәрәҗәсен билгеләгән вакытта, контроль һәм коррекция эшләрен башкару, Академиянең фәнни-методик үзәге тарафыннан башкарыла. Нәкъ әлеге үзәктә уенчының техникасы,  тактикасы, ярыш вакытындагы күрсәткечләре, медицина, биохимия күрсәткечләре һәм физиологик параметрлары өйрәнелә.  Уенчының шәхесен психо-физиологик шартларга бәйле тасвирлый торган профиле барлыкка килә.  Алынган мәгълүматлардан чыгып, киңәшләр тәкъдим ителә.

Үзәкнең мөһим чыганагы булып: уенчының паспортын үз эченә алган мәгълүмати-аналитик система, фәнни-методик материаллар китапханәсе, әйдәп баручы лигаларда үткән иң яхшы матчларның видеотекасы; шәхси, төркем, звено һәм команда уеннарының видеоматериаллары. 

Шулай ук, система барлык амплуадагы уенчыларның оборона төзү, һөҗүм оештыру; күпчелектә, азчылыкта уйный белү;  урта зонада һәм яклау зонасында уен тактикаларын чагылдырган мәгълүматны үз эченә ала.   Академия, хоккейчыларның уенын камилләштерү өчен, барлык видеоматериаллар белән дә коралланган булырга тиеш.  

Академиядә укуның мөһим һәм җавплы өлешләренең берсе булып, югары уку йорты, Спорт министрлыгы, Хоккей федерациясеннән килгән вәкилләр катнашында оештырылган дәресләргә йөрү тора.

Шулай итеп, Академия профессиональ хоккейчы тәрбияләүдә үз алдына һөнәри һәм иҗтимагый бурычлар куя. Әгәр дә яшүсмер профессиональ хоккейчы буларак үзен таныта алмаган икән һәм киләчәген  хоккей клубларында күрмәсә, ул үзенең эшчәнлеген тренер, рефери, менеджер, белгеч буларак дәвам итә ала.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Академияне тәмамлап чыгучылар профессиональ спорт өлкәсендә, хоккей командаларында, спорт өлкәсендә кирәкле кадрлар булып калачаклар.       

Соңгы мәкаләләр
Хоккей академияләрендә фәнни-методик эшне оештыру Организация научно-методической работы в Академиях хоккея
Захаркин И.В., Горский В.Е. Хоккей академияләрендә фәнни-методик эшне оештыру
РФндә балалар һәм яшүсмерләр хоккее системасы үсеше Развитие системы детско-юношеского хоккея в РФ
Горский В.Е. Россиядә балалар һәм яшүсмерләр хоккее системасы үсеше
Чит ил уенчыларына, эш алымнарына булган кытлыкны бетерү юлында Импортозамещение в отечественном хоккее
Горский В., Швед С., Паршин Д. Чит ил уенчыларына булган кытлыкны бетерү юлында