Мәкаләләр
Бәйләнешкә керү өчен телефон
+7 (843) 221-81-81
«Татнефть» ГАҖнең
кайнар линия хезмәте
8-800-100-4-112
Безнең белән бәйләнешкә керү

Мәкаләләр

/ /
РФндә балалар һәм яшүсмерләр хоккее системасы үсеше

РФндә балалар һәм яшүсмерләр хоккее системасы үсеше

Развитие системы детско-юношеского хоккея в РФ
Горский В.Е. Россиядә балалар һәм яшүсмерләр хоккее системасы үсеше

2012 ел

Россиядә балалар һәм яшүсмерләр хоккее системасы үсешенең киләчәге һәм өстенлекләре дөньякүләм хоккейның торышы һәм тенденцияләренә бәйле ачыклана.

Балалар һәм яшүсмерләр хоккее системасының үзенчәлеге, бер яктан, РФндә массачыл физик культура һәм спортның бер бүлеге буларак карала, шуңа бәйле яшь буынны спортка һәм җәмгыятьне сәламәт яшәү рәвешенә  тарту бурычы куела, икенче яктан, профессиональ хоккей өчен уенчылар, тренерлар, резерв әзерләү остаханәсе буларак карала.
Алдагы бурычларны үтәү өчен балалар һәм яшүсмерләр хоккее үз эченә түбәндәге мөһим компонентларны ала:

  • Уенчылар әзерләү системасы.
  • Тренерлар әзерләү системасы.
  • Тестирование ярдәмендә командага уенчылар туплау системасы.
  • Ярышлар системасы.
  • Оештыру-идарә һәм финанс яктан тәэмин итү системасы.
  • Материаль-техник яктан тәэмин итү системасы, боз аренасы һәм хоккей технологияләре.
  • Медицина һәм биология системасы.
  • Фәнни-методик һәм мәгълүмати-технологик тәэмин итү системасы.

Балалар һәм яшүсмерләр хоккеенда мондый система барлыкка китерү, миңа калса,  әлеге хоккей төренең киләчәген һәм өстенлеген билгеләргә ярдәм итәчәк.
Уенчылар, тренерлар сайлап алу һәм тестирование мәсьәләләренә тулырак тукталырбыз.
Яшь хоккейчылар сайлап алуда булган бүленеш:

  1. 5-6 яшьлек балалар – спорт ярдәмендә сәламәтләндерү этабы.
  2. 7-8 яшьлек балалар – башлангыч этапның беренчесе.
  3. 9-10 яшьлек балалар – башлангыч этапның икенчесе.
  4. 11-12 яшьлек балалар – специальләшүнең башлангыч этабы.
  5. 13-14 яшүсмерләр – төп специальләшүнең 1 нче этабы.
  6. 15-16 яшүсмерләр – төп специальләшүнең 2 нче этабы.
  7. 17-18 яшүсмерләр – спортсмен буларак камилләшү этабы.

Бүгенге көндә бездә уенчыларны һөнәри әзерлекләренә бәйле бүлү классификациясе эшләнмәгән.
Уенчыларны һөнәри әзерлекләренә бәйле бүлүдә түбәндәге классификация тәкъдим ителә:

  • Башлангыч дәрәҗә.
  • Төп дәрәҗә.
  • Ярыш дәрәҗәсе.
  • Көндәш дәрәҗәсе.
  • Югары дәрәҗә.

Әлеге дәрәҗәләр, сайлап алулар тестирование үткәрү нәтиҗәсендә ачыклана. Команда туплау, тренировкалар һәм ярышлар үткәрү барышында хоккейчы камилләшә бара.

СССР, Канада, АКШ, Швеция, Финляндия кебек илләрнең тәҗрибәсеннән чыгып, балалар һәм яшүсмерләр хоккее массачыл рәвештә алып барылырга тиеш. Шулай ук, балалар һәм яшүсмерләр хоккейга тартылсыннар өчен, боз сарайлары, яхшы тренерлар, сайлап алу һәм тестирование үткәрү мөмкинлекләре булырга тиеш.

Безнең илдә бүгенге көндә хоккей “элитар” спорт төре буларак кабул ителә. Югары элита балалары өчен оештырылган спорт мәктәпләре спортка карата бары тик нәфрәт кенә тәрбияләргә сәләтле, чөнки анда күп әйбер акчага, сатып алуга корылган була. Бу очракта мөмкинлекләр белән теләк туры килә алмый.

Элитар мәктәпләрнең нәтиҗәле эшләүләре икеле. Бик сирәкләр генә үз һөнәрләре итеп спортны сайлый ала. Быел Мәскәү хоккей мәктәпләре 400гә якын яшүсмерне спорт дөньясына чыгара, ләкин шуларның 134 генә төрле спорт клубларында шөгыльләнергә кала. Бу мәсьәлә бүген бик кискен тора.

Без балалар һәм яшүсмерләрне укытуда башка система тәкъдим итәбез. Безнең система Спорт, Мәгариф министрлыклары, РХФ, КХЛ Холдинглары, региональ идарә органнары белән берлектә эшли. Хоккейның нигезе дип, урыннарда үткәрелә торган массачыл хоккей дәресләре санала. Дәресләр 5-6 яшьлекләр белән оештырыла башлый. Беренче дәресләрне  физкультура укытучылары, тренерлар, волонтер әти-әниләр, идарә органнарында эшләүчеләр, вуз студентлары да үткәрергә мөмкин.

Күпчелек дәресләр саф һавада үткәрелергә тиеш. Иң мөһиме, балалар теләп шөгыльләнергә тиешләр. Бу яшьтәгеләрне югары нәтиҗәләр, алар артыннан куу белән мавыктырмаска, чөнки мондый төр эш алымы яшь уенчыларда хоккей, спортка карата тискәре караш тәрбияләүгә этәргеч булырга мөмкин.

Алдагы елларда хоккей дәресләрен үткәрүнең тагын бер уңышлы чарасы булып,  Спорт, Мәгариф министрлыклары вәкилләре, РХФ, КХЛ Холдинглары тренерлары, уенчылары,  физкультура укытучылары, тренерлар, волонтер әти-әниләр, идарә органнарында эшләүчеләр, вуз студентлары тарафыннан да оештырылырга мөмкин.

Мондый эш алымы нәтиҗәсендә яшь хоккейчыларда һөнәри әзерлек дәрәҗәсе арта, алга таба спорт өлкәсендә үсү теләге ныгый.
Тренировкаларда шөгыльләнү процессының нигезенә уенчыларның осталыгын үстерү пирамидасы куелырга тиеш, мондый эш алымы осталык тәрбияләүдә этәргеч ролен үти (рәс. 1).

Statiya1

Уенчыны тәрбияләү пирамидасы тренер өчен эш юнәлешен, алымын билгеләргә ярдәм итә торган схема. Әлеге пирамида яшь хоккейчыларны тәрбияләүдә, аларның алга таба үсешен билгеләүдә мөһим элемент. Сәламәтләндерү программасы (рәс.2) әзерлек этабында техник күнекмәләргә юнәлтелгән була (рәс.3), ә бу эш алымы, үз чиратында, индивидуаль тактика сайларга ярдәм итә.


Этапы подготовки хоккеистов

Бу этапта баланың физик халәте, моторика үсеше, тизлеге, хәрәкәт координациясе, балансы, сыгылмалылыгы, җитезлеге хәрәкәтле уеннар, эстафета, ритмика, җиңел атлетика, гимнастика аша формалаштырыла. Дәресләр барышында йөк кулланмыйча, булачак спортчының үз авырлыгы белән эшләргә, аны хәрәкәт иттерергә күнектерергә кирәк. Мондый төр тренировкаларда физик көчне арттыру белән генә түгел (дәрестә 5% кына урын бирелергә тиеш), техника һәм индивидуаль тактикага әһәмият бирелергә тиеш.

Игътибарның 70-80% техника һәм шәхси тактикага бирелергә тиеш: шууның төрле төрләрен куллану, алка белән эш итә белү, бирү, кабул итү, әйләнеш ясау, атулар, бәрүләр һ.б. Шунысын да истә тотарга кирәк, хоккейчы тактикага бирелеп үзенең әйләнәсендә барган уенны да күрә белергә тиеш. Хоккейда уңышны бары тик команда белән уйный белү, бер-береңне аңлап уйнау алып килә. Хоккейчы ирешкән уңышы өчен бары тик командасына гына рәхмәтле булырга тиеш. Әйләнә-тирәне күрә, тоя белү үзенчәлеге дә хоккейчы өчен иң мөһим сыйфатларның берсе. Бу сыйфатны уенчыда тәрбияләү – тренерның төп бурычы.

Шәхси тактика – бер үк вакытта тактик һәм техник осталыкны уку һәм тренировкалар барышында файдалана белү, уенның эффективлылыгын арттыру өчен дөрес итеп кулланылган алым. Әлеге тактика команда уенының нигезендә ята. Шәхси тактика – һәрбер уенчының үзенчәлеге, бу үзенчәлек аның уенда үз-үзен тотышын, алда ясаячак алымнарын алдан күрә белергә ярдәм итә.

Теоретик белемнәргә дә зур игътибар бирелергә тиеш, бу дәресләр парта артында утырган укучылар өчен генә бирелеп калмыйча, боз өстендә дә бирелергә тиеш. Пас бирү, һөҗүм итү, яклау, саклау, боз өстендә үз-үзеңне дөрес тота белү, көндәш команда уенчылары белән дөрес мөнәсәбәт урнаштыруның һ.б. теоретик нигезләрен белү аеруча мөһим.

Этапы подготовки

Көч куллану алымнары һәм уеннары 10 яшьтән дә иртәрәк башланырга тиеш түгел. Проблемага бу рәвешле якын килү, балалар контактлы хоккей уйнарга тиеш түгел дигән сүз түгел. Ләкин уен барышында көндәшең белән дөрес поза ала белү һәм шул рәвешле уенны дәвам итү уңышлы санала.
Алда китерелгән пирамида буенча карасак, уен дәресләрендә  функциональ тактика куллану, уенның схемасын төзү, оборона төзү мөмкинлекләрен билгели белү белән бергә алып барылырга тиеш. Көндәшне җиңү өчен уен, оборна, команда тактикасын схемаларда сызып өйрәнү уңышлы эш алымнарының берсе булып санала. Уенчы шәхси беренчелектә югары үрләргә ирешкән булса да, уен һәм команда тактикасына вакытның 35-40% сарыф итәргә тиеш. Тренер һәрвакыт шәхси тактика һәм техниканы камилләштерергә кирәклеген истән чыгармыйча, команда уены системасын һәм тактикасын үстерү белән шөгыльләнергә тырышырга тиеш.

Этапы подготовки.

Пирамиданың иң югары ноктасына җитү – командада уйнау осталыгының иң югары дәрәҗәсенә ирешү дип каралырга мөмкин. Мондый нәтиҗә, көндәшне җиңү өчен юнәлдерелгән була: уенның стилен билгеләргә, бишлекләр, аерым уенчылар алдында бурычлар куяр өчен уңайлы, ягъни, команданың көчле якларына таянып, җиңү яуларга мөмкинлек бирә. Тренер уенчыларның яшеннән, уен барышыннан, үз тәҗрибәсеннән, фәлсәфәсеннән чыгып уенның стратегиясен билгели. Команда уенчыларының яшьләре, ярышу мөмкинлекләре никадәр зуррак булса, команда стратегиясен билгеләү дә шул ук дәрәҗәдә авыррак була.

Мондый әзерлек практикасын булдыру һәм гамәлгә кертү өчен РХФ, КХЛ Холдингына, спорт югары уку йортларына, махсус фәнни-методик оешмаларга бердәм эшчәнлек алып барырга һәм яшь хоккейчыларны тәрбияләүдә сезонның бердәм программасын төзеп тренерларга таратырга кирәк.

Балалар һәм яшүсмерләр хоккеен үстерүдә икенче мөһим компонент булып, тренерлар әзерләү тора.  Тренерлар әзерләү түбәндәге квалификация категорияләреннән чыгып төзелергә тиеш:

  1. Башлангыч категория.
  2. Төп категория.
  3. Ярыш категориясе.
  4. Көндәшлек категориясе.
  5. Югары категория.

Башлангыч категория тренерлары урыннарда оештырыла торган массачыл һәм һәвәскәр командалар белән эшлиләр. Аларның эшчәнлеген сертификацияләү һәм аттестацияләү кирәк түгел.
Хоккей академиясе, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре, яшүсмерләр һәм өлкәннәр уйный торган профессиональ һәм һәвәскәр командалар белән эшли торган тренерлар  РХФндә аттестация үтәргә һәм КХЛ сертификатын алырга тиешләр.

Бүгенге көндә КХЛ Холдингында сертификацияләүнең  Положениесе эшләнгән.  Хоккей клублары КХЛ Холдингында төрле категорияләр белән эшләүче тренерлар өчен кагыйдәләр җыелмасы төзелгән. Әлеге кагыйдәләр җыелмасында тренер ия булырга тиешле белемнәр системасы, күнекмәләр һәм һөнәри осталыклар билгеләнә. 
Башлангыч категория белән эшләүче тренерлар өчен түбәндәге таләпләр куела.

Башлангыч категория белән эшләүче тренерлар 5-18 яшьлекләр белән эшлиләр. Бу төркем тренерлар 18 яшьтән дә яшьрәк булырга тиеш түгел. Бу категориядә тренерлар булып балаларның әти-әниләре, волонтерлар, хоккей яратучылар эшли ала. Бу категория тренерларга һөнәри белемгә ия булу мөһим түгел, ләкин тиешле курслар һәм методик кулланмалар белән таныш булырга тиешләр. РХФ һәм КХЛ каршында әлеге төркем тренерлар өчен белем күтәрү курслары оештырырга, белем алырга теләүче тренерлар өчен бәяләре һәм сроклары кулай булырга титеш.

Төп категория тренерлары.
Бу төркемдә эшләүче тренерлара түбәндәге таләпләр куела: 18 яшьтән дә яшьрәк булырга тиеш түгелләр; югары, урта һөнәри белемгә ия яки мондый төр белемгә ия буламаган, ләкин РХФ һәм КХЛ каршында эшләп килүче курсларда Башлангыч һәм Төп категория тренерлары өчен лекцияләр тыңлаган һәм методик күрсәтмәләр белән танышкан; тренер булып эшләү тәҗрибәсе 1 елдан яки хоккеист тәҗрибәсе 5 елдан да ким булмаган затлар. Спорт белеме бирә торган югары уку йортларын тәмамлаучыларга эш тәҗрибәсе булу шарт итеп куелмый.  
Төп категориядә эшләүче тренерлар баш тренер яки баш тренерның ярдәмчесе, хоккей мәктәпләренең төрле юнәлешләрендә эшләүче тренерлар, юниорлар командасында шөгыльләнүче 5-18 яшьлекләрне һөнәри яктан әзерләүче тренерлар  булып эшли алалар. Башлангыч һәм Төп категория тренерлары балаларны хоккей белән шөгыльләнергә күпләрне тартырга тиешләр.

Ярыш категориясе тренерлары.
Бу төркемдә эшләүче тренерлара түбәндәге таләпләр куела: 20 яшьтән дә яшьрәк булырга тиеш түгелләр; Төп категрия, югары яки урта һөнәри белемгә ия, тренер булып эшләү тәҗрибәсе 2 елдан яки хоккеист тәҗрибәсе 10 елдан да ким булмаска тиеш.
Ярыш категориясендә эшләүче тренерлар баш тренер яки баш тренерның ярдәмчесе, хоккей мәктәпләренең төрле юнәлешләрендә эшләүче тренерлар, юниорлар командасында шөгыльләнүче 5 яшьтәнтән алып югарырак яшьтәгеләр белән эшләүче, һөнәри яктан Башлангыч, Төп, Ярыш категорияләрендә яшь хоккейчылар әзерләүче тренерлар  ролен башкара алалар. ЮХЛга кергән командаларда эшләгән вакытта баш тренер ярдәмчесе яки төрле юнәлешләр буенча эшләүче тренер вазифаларын үти алалар.

Көндәшлек категориясе тренерлары.
Бу төркемдә эшләүче тренерлара түбәндәге таләпләр куела: 20 яшьтән дә яшьрәк булырга тиеш түгелләр; Төп категрия, югары яки урта һөнәри белемгә ия, тренер булып эшләү тәҗрибәсе 3 елдан яки хоккеист тәҗрибәсе 10 елдан да ким булмаска тиеш.
Көндәшлек категориясендә эшләүче тренерлар баш тренер яки баш тренер ярдәмчесе, хоккей мәктәпләренең төрле юнәлешләрендә эшләүче тренерлар, юниорлар һәм өлкәннәр командасының төрле һөнәри лигаларында уйнаучы, илнең җыелма командаларында шөгыльләнүче 5 яшьтәнтән алып өлкәнрәк яшьтәгеләр белән; башлангыч, төп, ярыш, көндәшлек һәм югары төркемнәрне үткән хоккейчылар белән эшли алалар.

Югары категория тренерлары.
Бу төркемдә эшләүче тренерларга түбәндәге таләпләр куела: югары һөнәри белемгә ия булу, тренер булып эшләү тәҗрибәсе 5  елдан да ким булмаска тиеш.
Югары категориядә эшләүче тренерлар баш тренер яки баш тренерның ярдәмчесе, хоккей мәктәпләренең төрле юнәлешләрендә эшләүче тренерлар, юниорлар һәм өлкәннәр командасының төрле һөнәри лигаларында уйнаучы, илнең җыелма командаларында шөгыльләнүче 5 яшьтәнтән алып өлкәнрәк яшьтәгеләр белән; башлангыч, төп, ярыш, көндәшлек һәм югары төркемнәрне үткән хоккейчылар белән эшли алалар.

Безнең фикеребезчә, РХФ, югары һәм урта махсус һөнәри уку йортлары, махсуслашкан фәнни-методик оешмалар  белән берлектә, КХЛ системасына тренерлар әзерләү өчен һөнәри профессиналь белемнәрне, күнекмәләрне, осталыкларны бәяли торган бәяләү кртерияләре системасын эшләп чыгарырга кирәк. Әлеге система тренерлар әзерли торган югары уку йортлары, Тренерларның югары мәктәпләренең уку программаларына таянырга тиеш.

Балалар һәм яшүсмерләр хоккееның нигезендә милли һәм ачык тест системасы ятарга тиеш. Бүгенге көндә бездә бу система, кызганыч, юк.
Бу система – милли мастштабта хоккей мәктәпләрендә һәм аерым тренерлар тарафыннан әзерләнә торган, балалар һәм яшүсмерләр категорияләренә керә торган, уенчылар әзерләүдә, аларның сыйфат һәм күләм элементларының эффективлыгын билгели торган төп чара.

Система тренераларга, уенчыларның йомшак һәм көчле үсеш алган якларына таянып, шәхси үсеш программаларын, ярыш өчен командалар төзергә,  мөмкинлек бирә. Мондый система булдыру өчен һәр чор һәм һөнәри категорияләр  өчен тестлар төзергә кирәк.

Тест төзү методикасын эшләргә кирәк.
Алда көтеләчәк ярыш, җыелма командага, башка төр командаларга  уенчылар туплау өчен  тестирование методикасын эшләп чыгару зарур. Анализ һәм карау өчен сайлап алу нәтиҗәләрен интернетка урнаштыру кирәк.
Сайлап алу этабында иң мөһим шарт булып: ачыклык, аныклык, объективлык һәм уенчының осталык дәрәҗәсен бәяләү тора. Бу төр мәгълүмат уенчылар, әти-әниләр һәм тренерлар өчен бик мөһим. Уенчылар командага сайлап алынуның төгәл, ялгансыз башкарылган булуын күрергә һәм белеп торырга тиешләр. Тәкъдим ителгән уенчылар арасыннан, тренерлар үз фәлсәфәләренә, белемнәренә һәм эш тәҗрибәсенә таянып, команда туплый алалар.

Илебез хоккеен кыска вакыт аралыгында алдынгы итеп таныту өчен яшь хоккейчыларны әзерләүдә түбәндәге юнәлешләрне истә тотып эшләргә кирәк.

1. Нинди генә тренировкалар үткәрүгә карамастан, уенчының шәхси тактикасы осталыгын камиллшәтерү кирәк. Төрле яшьтәге уенчылар тупланган командаларыбызның уңышсыз ягы булып функциональ төркемнәрдә, уен сызыгында, бишлектә, алтылыкта һәм командада бердәм уйный белмәү тора. Команда составында уйный белү дигән вакытта һәрбер уенчының алканы йөртү, бишлек яки алтылык уенчыларын күрмичә дә, ясаган һәм ясаячак хәрәкәтләрен тоя белү, бергә алканы диагональ яки кара-каршы алып бару, алып барырга ярдәм итү һ.б. кертеп карыйлар.
Мондый команда уенының нигезендә физиологик чылбыр ята: күрү – карар кабул итү – кабул ителгән карарны үтәү. Алканы кемгә бирергә, партнерга бирергә кирәкме, үзеңә хәрәкт итәргәме һ.б. Яшь һәм өлкәннәр төркемнәрендә уйнаучы хоккейчыларның төп ялгышы булып, физиологик чылбырны өзү тора.  Кызганыч, Халыкара ярышларда нәкъ әлеге система эшли.
Шуңа күрә, балалар белән үткәрелгән тренировкаларның беренче көннәреннән башлап, боз өстендә яки җир өстендә уйнарга мөмкин булган регби, футбол кебек уеннарда, төркемдәшеңне күрми торып, аңа тупны йөртергә ярдәм итәргә өйрәнергә кирәк.
Мисал өчен, 20 ел элек А.В. Тарасов балалар белән үткәргән тренировкаларны карау да җитә. Тренер үткәргән күп кенә тренировкалар балаларның гомуми физик торышларын үстерүгә юнәлтелгән. Физик торыш исә, ике төп сыйфатны үстерергә ярдәм итә:

  • әйлә-тирәне күрү, оператив рәвештә карарлар кабул итү, аны үтәү; уенчыны күреп, аңа зыян китермичә, алканы алу, аны уңышлы бирү һ.б. ситуацияләрне бәяләү һәм алардан уңышлы юл сайлап чыгу  мөмкинлеген бирә;
  • яшь уенчы тынгысыз уен барышында (кемдер аны этә, төртә, күрү мөмкинлеген каплый һ.б) кирәкле карарлар чыгарып, аларны үти белергә өйрәнә.
    Шул рәвешле, халыкара ярышларда команда белән уйный белә торган уенчы тәрбияләнә.

2. Уенчының команда составында комплекслы үсешенә ирешү – төп максатларның берсе. Хоккей – уенчыдан аның барлык физик сыфатларыннан оста куллана белүен сорый торган уен.
В.В. Юрзинов  җәй көне бу сыйфатларны үстерү мөмкинлеген ачык күрсәтеп биргән тренерларның берсе. Ул футбол, регби, төрле вариантларда кул тубы белән уйнау кебек эш алымнарыннан оста файдалана. Нәтиҗәдә оста һәм көчле команда формалаша. Әле команданың уңыш формуласы:  физик тактика + шәхси тактика + техник тактика + команда тактикасы + психологик әзерлек. Мондый төр уеннар барышында уенчы 360 градуска әйләнә, мәтәлчек ата ала. Бу төр күнегүләр уенчыга пространствода баланс саклап калу, ориентлашуын югалтмау кебек сыйфатлар тәрбияләүдә дә бик мөһим, чөнки уенчы мәтәлчек аткан вакытта пространствода үзенең ориентациясен югалта.

3. Булган күнекмәләреңне уенга күчерү.
Тренировкаларның уңышы – тренировкалар вакытында алган күнекмәләреңне уенга күчерә белү. Кызганыч, әлеге шарт һәрвакыт үтәлми. Бүгенге көндә безнең тренерларыбыз Төньяк Америка методикасына таянып, уенчыда аерым физик сыйфатларны үстерүне алга сөрәләр (көч таләп итә торган тренажерларда, велотренажерларда шөгыльләнү). Ләкин әлеге күнекмәләрне уенның кайсы этабында, кайсы очрагында ничек кулланырга кирәклеген белмиләр.
Юрзинов В.В. Төрле спорт җиһазлары кулланып үткәргән тренировкаларның һәрберсе йөгерү белән тәмамлана торган булган, чөнки хоккей уенында аерым органнарга көч туплау кирәк түгел.

4. Көч куллану очракларында көч кулланып ярышуга әзерләү.
Халыкара дәрәҗә таләпләреннән чыгып караган вакытта, безнең хоккейда уенчыларның физик һәм функциональ әзерлек дәрәҗәләре бик түбән. Бер яктан, әлеге җитешсезлек безнең команда уенчыларына көч кулланып эшләнгән алымнарны кире кайтару, ә икенче яктан, югары тизлектә барган уен барышында, уенчылар тарафыннан, көндәш уенчыларга карата, беренче булып физик көч куллану мөмкинлеген чикли.
Әлеге проблеманы чишү белән, яшь хоккейчыларны көч кулланып уйнарга, ярышырга өйрәтү белән АКШ һәм Швеция тренерлары шөгыльләнә.        
АКШ һәм Швеция галимнәре эшләп чыгарган кулланмаларны өйрәнгәннән соң, безнең галимнәр хаталы очракларны табып алалар. Мәсәлән, уенчыларның иң башлары гына көч җыя, ә аяк һәм төп гәүдә өлешләре көч туплаудан читтә кала.
Бүгенге көндә Россиядә дә әлеге мәсьәләне яктырткан һәм чишү юлларын тәкъдим иткән методик кулламалар дөнья күрде. Алга таба оештырылган уеннарда, әлеге комплексларны кулланып, җиңүләргә ирешербез дип ышанам.

Тәкъдимнәр

  1. Балалар һәм яшүсмерләр хоккее үсешен тәэмин итә торган Максатчан федераль программа эшләргә һәм гамәлгә кертергә. Әлеге максатка ирешү өчен Минспорт, РХФ, КХЛ һәм югары уку йортлары вәкилләрен үз эченә алган эшче төркем төзергә.
  2. Тренерлар алдында килеп туган мөһим һәм актуаль сорауларны хәл итү өчен, үзебездә яки чит илдә уңышлы эшләп килүче белгечләрне чакырып, даими рәвештә семинарлар үткәрү. Семинарларны оештыру комитетына РХФ, КХЛ югары уку йортлары вәкилләрен кертергә.
  3. РХФ һәм КХЛ вәкилләре балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре өчен әзерләгән фәнни-методик кулланмаларны, басма һәм электрон формаларда, чыгарып барырга.   
  4. РХФ һәм КХЛ вәкилләре, балалар һәм яшүсмерләр хоккее үсешен тәэмин итә торган, милли интернет-портал булдырырга кирәк. Үз чиратында ул:
    • балалар һәм яшүсмерләр командалары уенчыларына, тренерларына, ерак араларда булуларына карамастан, бер-берсе белән бәйләнештә торырга мөмкинлек тудыра;
    • методик мәгълүматны бердәм һәм тиз җиткерү чарасы;
    • тестирование һәм сайлап алу нәтиҗәләрен ачык чагылдыру;
    • методик материаллар белән уртаклашу һәм бүлешү мәйданы.
Соңгы мәкаләләр
Хоккей академияләрендә фәнни-методик эшне оештыру Организация научно-методической работы в Академиях хоккея
Захаркин И.В., Горский В.Е. Хоккей академияләрендә фәнни-методик эшне оештыру
РФндә балалар һәм яшүсмерләр хоккее системасы үсеше Развитие системы детско-юношеского хоккея в РФ
Горский В.Е. Россиядә балалар һәм яшүсмерләр хоккее системасы үсеше
Чит ил уенчыларына, эш алымнарына булган кытлыкны бетерү юлында Импортозамещение в отечественном хоккее
Горский В., Швед С., Паршин Д. Чит ил уенчыларына булган кытлыкны бетерү юлында