Яңалыклар
Бәйләнешкә керү өчен телефон
+7 (843) 221-81-81
«Татнефть» ГАҖнең
кайнар линия хезмәте
8-800-100-4-112
Безнең белән бәйләнешкә керү

Яңалыклар

/ /
ИГОРЬ ЗАХАРКИН «НЕФТЯНИК» ХК УЕНЧЫЛАРЫНЫҢ ҮСЕШ ҮЗӘГЕ ҖИТӘКЧЕСЕ

ИГОРЬ ЗАХАРКИН «НЕФТЯНИК» ХК УЕНЧЫЛАРЫНЫҢ ҮСЕШ ҮЗӘГЕ ҖИТӘКЧЕСЕ

02.02.2018
Игорь Захаркин возглавил центр развития игроков ХК «Нефтяник»

«Ак Барс Хоккей академиясе» фәнни-методик үзәгенең баш консультанты, өч тапкыр дөнья чемпионы, ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе Игорь Захаркин «Нефтяник» ХК уенчыларының Үсеш үзәге җитәкчесе итеп билгеләнде.

Әлмәттә 10 февральдән хезмәттәшләре Николай Борщевский, Даниил Марков һәм Кирилл Кореньков белән берлектә «Нефтяник»  резервын «Ак Барс Хоккей академиясе» максатларына туры килерлек итеп яшь уенчыларны әзерли башлаячаклар.

Үзәкнең төп бурычы – яшүсмерләрне Әлмәт клубы системасы дәрәҗәсеннән профессиональ хоккей таләпләренә туры китереп үстерү.

Эш ЮХЛ «Нефтяник» командасы һәм «Ак Барс Хоккей академиясе»нең фәнни-методик үзәге белән тыгыз элемтәдә алып барылачак.

Игорь Захаркин:

— Россия хоккейчыларын әзерләүдә һәр уенчы белән шәхси якын килеп эшләү алымы үзәккә куела. Безнең бурыч – яшь хоккеистларны шәхси техника һәм тактикага ия булырлык итеп әзерләү. Шул рәвешле без Әлмәт яшүсмерләре төркеменнән өлкәннәр төркеменә күчәргә җыенабыз.

Моның өчен барлык амплуада эшләүче тренерлар төркемен булдырдык – һөҗүм итүче, сакчы һәм капкачы. Николай Борщевский, Даниил Марков һәм Евгений Кореньковларның тренерлык, уйнау тәҗрибәләрен һәм югары профессиональ дәрәҗәгә ия булуларын да исәпкә алдык.

Иң беренче эш итеп, булган ситуацияне өйрәнәбез, эшләп килгән системаның уңай һәм тискәре якларын билгелибез, алга таба үстерергә мөмкин булган һәм безнең ярдәмгә мохтаҗ уенчыларны эзлибез. Безнең эш объекты – 14-17 яшьлек спортчылардан алып «Спутник» ХХЛ командасы уенчыларына кадәр. Без шулай ук «Нефтяник» ХКның тренерлар штабы белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. ЮХЛ уенчыларының берәрсенә ярдәм, ярышларга шәхсән әзерләргә кирәк булган вакытта ярдәмгә һәрвакыт әзербез.

Игорь Захаркин — өч тапкыр дөнья чемпионы (1993, 2008, 2009), ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе (2009/10, 2014/15). Россия җыелма һәм СКА командалары экс-тренеры, «Салавата Юлаев» һәм «Югра» командалары экс-төп тренеры.

Николай Борщевский — 1992 елгы олимпия чемпионы, СССРның дүрт тапкыр көмеш призеры, БМОның иң яхшы снайперы (1991/92), Россия чемпионатының иң яхшы бомбардиры (1996/97). «Даллас Старз», «Торонто Мэйпл Лифс» һәм «Калгари Флэймз» НХЛ клублары экс-форварды. «Локомотив», «Атлант», СКА һәм «Салават Юлаев» клубларында тренер булып эшләгән. 2014/15 елгы сезонда Гагарин Кубогына ия була.

Даниил Марков — бакыр медальгә ия булган олимпия уеннары призеры (2002), дөнья чемпионы (2008). НХЛның «Торонто Мэйпл Лифс», «Финикс Койотс», «Филадельфия Флайерз», «Нэшвилл Предаторс», «Детройт Ред Уингз» клублары экс-яклаучысы. Россиядә «Спартак», «Динамо» (Мәскәү), СКА, «Витязь», «Металлург» (Магнитогорск) һәм ЦСКА клублары өчен чыгыш ясый. 2016/17 елгы сезонда «Спартак» ХК тренерлар штабына керә.

Кирилл Кореньков — бакыр медальгә ия булган Россия чемпионаты призеры (2015/16). СКА, «Нефтяник» (Әлмәт), «Спартак» (Санкт-Петербург) экс-капкачысы. СКА-1946 һәм «Салават Юлаев» командаларында капкачылар тренеры булып эшләгән.