Яңалыклар
Бәйләнешкә керү өчен телефон
+7 (843) 221-81-81
«Татнефть» ГАҖнең
кайнар линия хезмәте
8-800-100-4-112
Безнең белән бәйләнешкә керү

Яңалыклар

/ /
«АК БАРС ХОККЕЙ АКАДЕМИЯСЕ»НДӘ ВЛАДИМИР ЮРЗИНОВ КАТНАШЫНДА СЕМИНАР ҮТТЕ

«АК БАРС ХОККЕЙ АКАДЕМИЯСЕ»НДӘ ВЛАДИМИР ЮРЗИНОВ КАТНАШЫНДА СЕМИНАР ҮТТЕ

10.04.2018
Семинар Владимира Юрзинова в «Академии хоккея Ак Барс»

9 һәм 10 апрель көннәрендә «Ак Барс Хоккей академиясе»ндә тренерлар өчен Владимир Юрзинов семинар үткәрде.

СССРның һәм Россиянең атказанган тренеры, өч тапкыр олимпия чемпионы, Россия һәм Халыкара хоккей федерациясенең Дан залы тренеры «Ак Барс» БһЯМСМ һәм «Динамо» БһЯСМ мәктәпләре тренерлары өчен семинар үткәрде.

Очрашу барышында Владимир Юрзинов җыелма командаларда, клубларда яшь уенчылар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук «Ак Барс Хоккей академиясе»нең Россия өчен көчле уенчылар әзерләвен дә билгеләп үтте.




СССРның һәм Россиянең атказанган тренеры Владимир Юрзинов:

– Хоккей академиясе спорт дөньясында зур эш башкара. Безнең илдә Казан һәрвакыт хоккей үзәге булып торды. Татарстан бүгенге көндә дә илебездә хоккей үсешенә зур өлеш кертә. 

Тренерлар һәрдаим укып торырыга һәм һәр уенчының мөмкинлекләрен ачарга тырышырга тиеш. Казан һәрвакыт көчле тренерлары белән танылып килде. Мәсәлән, Хоккей академиясе исемен йөртә торган Юрий Иванович Моисеевтан башлап минем дустым Зиннәтулла Хәйдәр улы Биләлетдиновка кадәр. Бу матур гадәтне югалтмый саклау һәм яшьләрне тәрбияләүдә мин кулымнан килгәннең барысын да эшләргә әзер.

Тренерларның барысы да семинарга куен дәфтәрләре белән килеп, барлык мәгълүматларны язып бардылар, сораулар бирделәр. Барысы белән дә кызыксынган, күпне