Яңалыклар
Бәйләнешкә керү өчен телефон
+7 (843) 221-81-81
«Татнефть» ГАҖнең
кайнар линия хезмәте
8-800-100-4-112
Безнең белән бәйләнешкә керү

Яңалыклар

/ /
«ДИНАМО» БһЯСМ КАПКАЧЫЛАРЫ ХОККЕЙ АКАДЕМИЯСЕННӘН КӘШӘКӘЛӘР АЛДЫ

«ДИНАМО» БһЯСМ КАПКАЧЫЛАРЫ ХОККЕЙ АКАДЕМИЯСЕННӘН КӘШӘКӘЛӘР АЛДЫ

26.01.2018
Вратари ДЮСШ «Динамо» получили клюшки от Академии хоккея
«Динамо» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе капкачылары «Ак Барс Хоккей академиясе»ннән кәшәкәләр комплекты алды.



Хоккей академиясе директоры Евгений Рычков һәм казан хоккее ветераны, Академия өчен спорт кадрлары әзерләү, яңадан укыту һәм бәяләү үзәгенең өлкән консультанты  Михаил Литвиновларның кулыннан голкиперлар кәшәкәләр алды.



Михаил Литвинов:

– Хоккей академиясе балаларны болай шатландыра алуына бик сөенә. Балалар һәрвакыт балалар булып кала, алар бүләкләргә, аеруча профессиональ бүләкләргә бик шатланалар. Без үз чиратыбызда, хоккеистларда уңай хис-кичерешләр тудыра алуга шатланабыз. 

Мин балачакта Урицкий ис. СК клубы уенчысы – иң яраткан уенчым –   Владимир Геннадьевич Гусев кулыннан кәшәкә алганымны бик яхшы хәтерлим. Аның белән сезон буе уйнадым, ул ярылып беткәч, сынмасын өчен калын итеп изолента белән чорнап куйган идем.

Хәзер мондый ихтыяҗ юк, балалар яңа кәшәкәләр белән уйный ала.
Академия «Динамо» клубында тәрбияләнүчеләргә кирәкле яңа инвентарь тәкъдим итте.







Исегезгә төшерәбез, элегрәк «Ак Барс Хоккей академиясе» «Заряд» кәшәкәләрен «Динамо» БһЯСМнең барлык кыр уенчыларына бүләк иткән иде инде.